Һөнәри осталык буенча республика олимпиадасы

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 12 маенда Кукмара аграр колледжында «Авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча урта һөнәри белем укучыларының Һөнәри осталык буенча республика олимпиадасы уздырылды, анда 15 мәгариф учреждениесе катнашты. 

Олимпиадада катнашучылар ике турда көч сынаштылар: теоретик һәм практик. Теоретик турда катнашучылар компьютер тестлаштыруы узды,  инглиз текстын тәрҗемә иттеләр һәм технологик карта тутырдылар. Практик өлештә укучылар сөрү агрегатын эшләргә әзерләү һәм контроль-үлчәү приборлары белән эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Беренче урынны Апас аграр колледжыннан Гыйльметдинов Илмир Илфир улы яулады.

Жюрида Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан аграр  университеты, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Кумара районы бүлеге вәкилләре бар иде. 

Райнур Имамиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Кукмара мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International