Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш, Ютазы һәм Мөслим районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Мөслим мунициципаль районы бүлеге башлыгы Чернышов С.А. катнашты.