Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Заря» агрофирмасы ҖЧҖдә еллык техник карау уздырылды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

2024 елның 25 мартында Арча районының «Заря» агрофирмасы» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 37 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.  Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә иде һәм бөтен техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. Тракторчылар белән куркынычсызлык техникасын үтәү, язгы кыр эшләрен башкарганда һәм янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде. 2023 елда Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде.

 

 

      Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International