Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында еллык техник карау уздырылды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 17 апрелендә, еллык техник карау уздыру графигына ярашлы рәвештә, Арча районының «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Ташкичү» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр турында аңлатылды.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International