«Сарман аграр колледжы» ДАҺБУдә очрашу

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

2017 елның 17 мартында «Сарман аграр колледжы» ДАҺБУдә   Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов колледж студентлары, җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре белән очрашу уздырды.

Чарада Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең оештыру-хокукый эш бүлеге башлыгы Ольга Камалиева, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов та катнашты.

Очрашуның максаты – яшьләрне дәүләт техник күзәтчелеге органнарында эшләргә өндәү, чара Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе турында фильм күрсәтүдән башланды.

Аннары студентларны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе эшчәнлеге белән таныштырдылар, хезмәткәрләр өчен тудырылучы шартлар, киләчәк белгечләргә куелачак таләпләр турында сөйләделәр.  

Очрашуда катнашучылар чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы һәм эчтәлекләе җаваплар алдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International