Биектау районында күрсәтмә техник карап чыгу

2017 елның 21 марты, сишәмбе

2017 елның 17 мартында Биектау районының «Әсән» ҖЧҖ базасында   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, районның баш агрономнары һәм баш инженерлары катнашында күрсәтмә техник карап чыгу уздырылды. Барлыгы 25 трактор һәм 5 тагылма тәкъдим ителде. 29 берәмлек техник карап чыгуны уңышлы узды, 1 берәмлеккә акт төзелде.

2017 елның 17 мартына «Әсән» ҖЧҖдә тракторларны һәм авыл хуҗалыгы тагылма техникасын ремонтлау тәмамланган, аларны агрегатлау бара.

Район хуҗалыкларына якын көннәрдә тракторларны ремонтлау эшләрен тәмамлау һәм аларга техник карап чыгу уздыру бурычы куелды.

 

Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Биектау мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International