2017 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә республиканың мунициципаль районнарында 2017 елның 4 апреленнән алып 7 апреленә кадәр авыл хуҗалыгы берәмлекләренең язгы чәчү эшләренә әзерлеге буенча конкурслар уздырылды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р. Зыятдинов, комиссия җитәкчесе буларак, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшенә бәя бирде. Идарә башлыгы урынбасары М.А. Халиков Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск районнарында комиссия составында эшләде.

 Тикшерүләр барышында үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның әзерлегенә, техник карап чыгу узу графигы үтәлешенә, хезмәтне саклау һәм техник иминлек мәсьәләләрнә аерым игътибар бирелде.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча АСК оешмалары арасында җиңүчеләр билгеләнде, җитешсезлекләр күрсәтелде, аларны тиешле срокка бетерү турында кисәтүләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International