2017 елның 7 июнендә Ютазы муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Ютазы мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы катнашында терлек азыгы җыю техникасы кабул ителде.
Терлек азыгы җыю комбайннары, үзйөрешле чапкычлар, тырма-әйләндергечләр, пресс-җыйгычлар, башка тагылма техника тикшерелде. Комиссия «Уныш» ҖЧҖ, «Тан» ҖЧҖ, «Тукай ис.» ҖЧҖ, «АгроМир» ҖЧҖ, «Каракашлы» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, Нәбиуллин КФХ, Вафауллин КФХ хуҗалыкларында булды. «Каракашлы» ҖЧҖ, «АгроМир» ҖЧҖ, «Уныш» ҖЧҖ, «Тукай ис.» ҖЧҖ хуҗалыклары бүгеннән басуларга чыгарга әзер.
Назыйм Рәкйпов - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Ютазы мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.