Чистай шәһәре һәм Чисай муниципаль районы буенча тракторлар, башка үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар, юл салу машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында «Трактор-тагылма-2017» профилактик операциясе уздырылды.
Әлеге операция барышында 2017 елның 13 июненнән алып 21 июленә кадәр барлыгы 374 трактор, үзйөрешле машина һәм аларга тагылма тикшерелде, 51 тракторчы-машинист, 7 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды, җитәкчеләргә 14 күрсәтмә бирелде, 14е үтәлде.
Сергей Дудин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.