7 нче һәм 8 нче июльдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру белгечләре белән берлектә, ашлык җыю комбайннарын кабул ителде. Район буенча урып-җыю эшләренә барлыгы 90нан артык ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк. Техниканың техник төзеклеген тикшерү белән беррәттән, урып-җыю кампаниясен әзерләгәндә һәм оештырганда куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирелде. Шулай ук комбайнчыларның теоретик әзерлеген тикшерү дә оештырылды.
И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.