Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе, 2020 елга еллык эш планы һәм 2020 елның 23 июнендәге 01-05/71пр. номерлы боерыгы нигезендә, 13 нче июльдән 26 нчы июльгә кадәр «Хосусый зат» профилактик операциясен үткәрә. Чараның максаты – шәхси хуҗалар һәм юридик затларныкы булган үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын, алардан файдаланганда эксплуатациягә рөхсәт булу-булмавын, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавын, дәүләт теркәү билгеләре таләпләренә туры килү-килмәүне һәм бу билгеләрне урнаштыру таләпләре үтәлешен тикшерү.