2020 елның 15 октябрендә Алексеевск аграр көллиятенең Яңа Чишмә филиалында тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен кабат имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 6 кеше кертелде, һәм барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды, алар таныклыклар алачак.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.