Актаныш районында «Снегоход» операциясе

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

«Снегоход 2021» операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан 16 нчы һәм 17 нче гыйнварда Татар Ямалысы, Мәсәде һәм Актаныш авыл җирлекләрендә юлсыз урыннардан йөри торган моточаралар һәм кар чаналарыннан (снегоход) куркынычсыз файдалануны тикшерүгә багышланган рейдлар уздырылды. Барлыгы 7 берәмлек техника каралды. Шуларның 3 берәмлеге эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозып файдаланыла иде. Машина йөртүчеләргә административ йогынты чаралары кулланылды. Теркәлмәгән транспорт чарасы хуҗасына «Үзйөрешле машиналарны теркәү кагыйдәләре»н бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International