Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «АгроТрансПорт» ҖЧҖдә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ягъни АСК карый.  Техник карауга 27 берәмлек техника, шул исәптән 24 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителгән иде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә квалификацияле механизаторлар кертелгән.  25 берәмлек техника техник карау узды, 2 техник карау акты төзелде. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы эксплуатацияләгәндәге таләпләр турында аңлатылды.

 

    Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International