Әтнә муниципаль районының «Кушар» АХҖК техник карау уздырылды

2024 елның 29 марты, җомга

Язгы кыр эшләренә әзерлек нигезендә агросәнәгать комплексында техник тикшерүләр дәвам итә. 28 мартта Әтнә муниципаль районының «Кушар» АХҖК техник карау уздырылды. Техник карауга трактор поездлары составында 54 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителде.

Техник карау вакытында теркәү документлары, тракторчы таныклыгы, техниканың төзеклеге тикшерелде. Күренеп тора, ел саен АСК кадрлар проблемасы кискенләшә бара, кайбер тракторчыларга 2-3 берәмлек үзйөрешле машина беркетелгән, механизаторлар булмау сәбәпле, техниканың бер өлеше резервта тора. Авырлыкларга карамастан, хуҗалыкта машиналар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән.

Ахырда хуҗалык белгечләре һәм хезмәткәрләре белән үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International