Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Чираттагы техник карау, расланган график нигезендә, ТР Зеленодольск муниципаль районының Новониколаевский бистәсендә «Каздорстрой» ААҖ базасында узды. Әлеге предприятиедә барлыгы 47 берәмлек ватан һәм импорт җитештерүендәге юл техникасы теркәлгән. Техник тикшерүгә теркәлгәннәр арасыннан 38 үзйөрешле машина тәкъдим ителде. 3 машинада тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ачыкланды, моның өчен техник тикшерү актлары төзелде. 35 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

   Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау эшләре шәһәрнең һәм районның башка сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

 

   Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International