ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында имтиханнар булып узды

2024 елның 26 апреле, җомга

2024 елның 24 апрелендә ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында «D, F» категориясе буенча авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алган укучылар арасында имтихан уздырылды.

Имтихан 3 этапта узды: юл йөрү кагыйдәләре,  теоретик өлеше – эксплуатация, куркынычсыз эксплуатация буенча һәм гамәли өлеше –  Т-150К тракторларын һәм «Нива-Эффект» ашлык җыю комбайнын йөртү күнекмәләре буенча. 21 укучы арасыннан 2 студент теория өлеше буенча имтиханны бирә алмады, 3 кеше яше буенча имтиханга кертелмәде.  Имтиханны тапшырган укучылар якын арада, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза биргәннән соң, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International