Татарстан Республикасының Теләче районы Баландыш авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2024 елның 26 апреле, җомга

Бу елның 24 апреленнән башлап Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерүләр башланды.

Агымдагы елның 26 апрелендә Баландыш авыл җирлегендә тракторларга һәм тагылмаларга шундый тикшерү уздырылды. Техник тикшерүгә ике торак пунктта 45 берәмлек трактор һәм тагылма җайланмасы тәкъдим ителде. Хуҗалар әлеге чарага техниканы намус белән әзерләргә тырышканнар. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең мәҗбүри таләпләрен үтәүдән тыш, техниканың тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирелгән, бу исә авылда әлеге чарага аерым статус бирелүе турында сөйли.

Тикшерү чараларын уздырганнан соң, анда катнашучыларга техниканы имин эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International