ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы  Радик Зыятдинов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә катнашты. 

2017 елның 2 мартында «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДБҺБУдә «Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты» һөнәре буенча укуларын тәмамлаганнар арасында «В», «C», «Е» категориясендә тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар уздырылды.

2017 елның 16 гыйнварыннан Татарстан Республикасында һәм Нурлат районында «Кар чанасы-2017» операциясе уза. Полиция һәм аучылык хезмәте вәкилләре катнашында физик затларның һәм юридик затларның кар чаналары тикшерелде.

Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә мунициципаль районы бүлеге АСК системасында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча атналык киңәшмәдә катнашты, аны район башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм инженерлары белән уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International