ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә республиканың мунициципаль районнарында 2017 елның 4 апреленнән алып 7 апреленә кадәр авыл хуҗалыгы берәмлекләренең язгы чәчү эшләренә әзерлеге буенча конкурслар уздырылды.

2017 елның 7 апрелендә Зәй муниципаль районында Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы администрациясе башлыгы Кәримов Р.Г., Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Т.Г. Таһирҗанов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында райнның агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге буенча конкурс уздырылды.

2017 елның 6 апрелендә АСК оешмалары арасында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча конкурс узды. Комиссия составына Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Зыятдинов Р.Р., Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гыйбадуллин А.Н., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әйдәүче киңәшчесе Зиннәтов Ф.Г., Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Заһидуллин И.Н., Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас мунициципаль районы территориаль бүлеге башлыгы Солтанбәков И.Ф керде.

Балтач районында АСКда үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карап чыгулар тәмамланды. 2017 елның 10 мартыннан 8 апреленә кадәр расланган график буенча барлык техникага да техник карап чыгулар  уздырылды.

2017 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Алабуга муниципаль районы АСК хуҗалыклары арасында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча конкурс уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International